Татарча көрәш Көньяк Американы да яулады

Картинка для анонса

Бик кызык заманда яшибез без. Бер көн эчендә дөньяның бер читеннән икенче читенә барып җитә аласың hәм көнең төнгә алмашына. Интернет дигән мөгҗиза үзенең пәрәвезе белән бар җиhанны бәйләп, берләштереп тора. Иярчен телевидениесенә караган канал тапшыруларын бар континентларда да берьюлы тамаша кылып була.

Бразилиядәге дөньяның иң зур шәhәрләреннән саналган Сан-Паулу hәм атаклы футболчы Пеле туган hәм үскән, Атлантик океан ярында урнашкан Сантос шәhәрләрендә традицион көрәш төрләренең Бөтендөнья кадетлар фестивале кысаларында булып узган татарча көрәш буенча яшүсмерләр арасындагы I нче Дөнья беренчелегеннән соң безнең Җиребезнең, бер яктан, икчез-чиксез зур hәм төрле икәнлеген, ә икенче яктан, шактый ук җыйнак икәнлеген тоясың. Көньяк Америкада яшәп ятучы индеецларның да, афроамерикалыларның да балалары безнең яшүсмерләр кебек үк шук, кызыксынучан hәм олыларга хөрмәт белән карыйлар, үзләренең яшьтәшьләре белән бик тиз танышып, аралашып китәләр икән бит. Ә безнең өчен иң мөhиме – алар татарча көрәшне бик якын иттеләр, ярышлар алдыннан ике көн буе булып узган күнегүләр дәвамында аны җентекләп өйрәнергә тырыштылар. 70 кг үлчәү категориясендә көрәшкән бразилияле Винисиус Йоакуим билбаулы көрәш белән инде күптән таныш булган Казахстан hәм Иран малайларын җиңеп, Рәсәй җыелма командасының Башкортстан вәкиле Артур Зөлкарнаевтан гына калышып, икенче урынны яулавы – моның ачык мисалы.

Бу Бөтендөнья кадетлар фестивале кысаларында шулай ук казах көрәше, якутларның “хапсагай” көрәше hәм “мас-реслинг” исеме алган таяк тартышу ярышы, яшүсмер кызлар арасында уздырылган “алыш” көрәшләре буенча дөнья беренчелекләре булып үтте. Дөньяның дүрт континентының 13 иленнән вәкилләр җыелган иде. Өстә телгә алынган Артур, шулай ук, “хапсагай” hәм “мас-реслинг” буенча үз үлчәү категориясендә дөнья чемпионы дәрәҗәләрен яулады. Марий Элдан Рәсәй җыелма командасы әгъзасы Иван Андреев 60 кг үлчәү категориясендә, бик матур алымнар кулланып, татарча көрәш ярышларын отып чыкты. Ә 70 килограммнан өстә исә Татарстан вәкиле Теләчедә туган Айрат Мөhетдинов мәйдан тотты. Айрат шулай ук казах көрәше буенча да көмеш медаль яулады. Айратның үз авырлыгы 78 кг, ә Казахстан командасы 70 килограммнан 130 килограммга кадәр Айратның үлчәү категориясендә көрәшүче бик яхшы әзерлекле берничә  яшүсмер алып килгәнлеген, аларның яшьләре Айратныкыннан олырак та икәнлеген истә тотсак, Айратның нинди зур осталык hәм ихтыяр көче күрсәткәнлеген яхшы аңлыйсың.

Татарча көрәш буенча яшүсмерлүр арасындагы дөнья беренчелеген милләтпәрвар егетебез Җәүдәт Мидехәт улы Миннәхмәтов җитәкләгән Рәсәй татарча көрәш федерациясе hәм Бөтендөнья татар билбаулы көрәше ассоциацияләре вәкилләре Бразилия җирлегендә дә бик оешкан төстә үткәрде. Алар инглиз теленә дә кесәгә кермәделәр, башка көрәшләрне оештырганда да тылмач буларак ярдәм иттеләр. Ә команданың җитәкчесе атаклы көрәшче Рафил Радик улы Әхмәтханов алып килгән татарча көрәш буенча күрсәтмә материаллар hәм фильмнар яшь көрәшчеләрнең hәм команда вәкилләренең көчле алкышларына лаек булды.

Татарча көрәшнең, аның чиста hәм матур алымнарының үзенә бик ошавын спорт конфедерацияләренең Панамерика ассоциациясе генераль секретаре, халыкара олимпия комитеты әгъзасы гватемалалы Франциско Ли Лопес аеруча билгеләп үтте, безнең көрәшнең олимпия төре булып үсеп китәргә лаеклы икәнлеген ассызыклады. Киләсе дөнья беренчелеген кабул итәргә җыенучы Көньяк Африка Республикасы вәкиле Африка традицион көрәш федерацияләре ассоциациясе җитәкчесе Хөсәен Неркер да татарча көрәшне бик ошатып калуын әйтте hәм булачак дөнья беренчелеге алдыннан үз иленә Рәсәйдән көрәш остазларын чакырып, спортчыларын татар көрәше серләренә өйрәтергә теләге барлыгын белдерде.  

Бик кызык заманда яшибез без. Бер яктан, дөньяда барган глобальләшү процесслары милләтебезне төссезләндерер, йотар кебек тоела. Икенче яктан исә, безнең милләт белән, аның матур традицияләре белән бик ерактагы илләр, халыклар таныша hәм татарны таный бара. Көрәшебезне үз язмышларының бер өлеше иткән башкорт hәм мари малайлары татарча көрәш белән шөгыльләнүләре аркасында беренче тапкыр чит илдә булдылар, әле чит илнең дә ниндиендә. Без тугандаш ут күршеләребезгә дөнья чемпионнары тәрбияләүдә булышабыз. Татар көрәшен, татар милләтен данлау отышлы эшкә әйләнеп бара түгелме? Милләтебезгә хезмәт итүне отышлы эш итеп оештыра белүче җитәкчеләребез, эшкуарларыбыз бар әле, ярый.

Ә кокослы, ананаслы, җылы, дымлы hәм яшел Бразилия оҗмахны хәтерләтә. Татарча көрәшкә хезмәт итү җәннәткә алып барып чыгар, дип кем уйлаган.

 

Ярышларның хөкемдары, Татарстанның атказанган тренеры Марсил Кадыйров.

Фотогалерея            Видео (сонграк була)          Douglas Vieira Eventos  

К списку новостей