Бер фикер: Федераль Сабантуйның баш батыры: Марсил Кадыйров аңлатмасы

Картинка для анонса

- Әлеге очрашуда мин заманында данлыклы көрәшчеләр булган, ә хәзер Татарстанда танылган көрәш хөкемдарлары Әүхәт Мөхәмәдиев (ян-як хөкемдар) hәм Әнәс Хәлилов (келәмдәге арбитр) белән бер бригадада хөкемдарлык иттем. “Intertat.ru”  сайтында адресы белән әлеге очрашудан ике видеоязма урнаштырылган. Үземнең hәм коллегаларымның  көрәш бырышын бәяләү буенча гамәлләрен шушы видеоязмаларга нигезләнеп алып барачакмын.

Татарча көрәш Россия Федерациясенең спорт төрләре реестрына кертелгәннән соң, 2013 елның 14 октябренда Россия спорт министрлыгы сайтында татарча көрәшнең рәсми кагыйдәләре урнаштырылды. Ул кагыйдәләр шулай ук Россия көрәш федерациясе сайтында да урын алган, теләгән кеше ул кагыйдәләр белән берннинди кыенлыксыз таныша ала. Әйтергә кирәк, бу кагыйдәләр элеккеге гамәлдәге кагыйдәләрдән нык аерылмый, алар бары тик корәшне ямьсезли hәм чит тамашачыларга аңлашылмый торган еш аркага ятуны чикләүгә юнәлтелгәннәр. Төгәллек өчен кагыйдәләрдән ике матдәне китерәм:

VI.5.5. Әгәр көрәшче алымны тулысынча башкарып чыга алмыйча яки ялган активлык күрсәтеп аркасында калса(ыргым вакытында көндәше каплап төшкән очрактан башка) аңа кисәтү ясала.

VI.5.10.  Әгәр көрәшче өч кисәтү алса, ул очрашудан азат ителә hәм аңа җиңелү бирелә.

Кызганычка каршы, очрашу дәвамында тавышны көчәйтү аппаратурасы начар эшләде, күп очракларда келәм җитәкчесенең тавышы көчәйтелеп бирелмәде hәм бу хәл очрашу барышы белән җитәкчелек итүдә кыенлыклар китереп чыгарды.

Беренче гамәл: Ф. Фәйзуллин көндәшен бик матур итеп күтәреп алды hәм аны егарга тырышты. Ләкин көндәше  ыргым вакытында аны каплап төште. Кагыйдәләрнең югарыда китерелгән VI.5.5  матдәсенең җәя эчендәге искәрмәсе нигезендә алым бәяләнмәде. Элеге урында Р. Садыйков турында да берникадәр информация бирергә кирәктер. Ул Татарстанның Ютазы районында туып үскән, татарча көрәш белән нык шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта Түбән Новгородта яши, грек-рим көрәше буенча Рәсәй жыелмасы составына керә, халыкара класслы спорт остасы.

Икенче гамәл вакытында ыргым булмады hәм алым бәяләнмәде.

Өченче гамәл: Ф. Фәйзуллин көндәшен болгап җибәрде, Рөстәм Садыйков аягында калды, ә Ф. Фәйзуллин аркасына егылды. Арбитр белән ян-як хөкемдар әлеге алымны икенче тапкыр каплап төшүгә санап, Р. Садыйковка кисәтү бирделәр, ә мин, кагыйдәләрнең VI.5.5  матдәсе нигезендә, (“көрәшче алымны тулысынча башкарып чыга алмыйча ... аркасында калса, аңа кисәтү ясала”) Ф. Фәйзуллинга кисәтү яздым. Минем белән янәшәдә басып торган ярышларның баш хөкемдары Алмаз Габдуллин минем карар белән килеште. Аның әлеге гамәле ярышларның III.1 матдәсенә (“Хөкемдарлар арасында фикер каршылыгы туган аерым очракларда, үз фикерләрен төпләп нигезли алмаганда, күпчелек хөкемдарларның карарын гамәлдән чыгара ала”) туры килә.

Дүртенче гамәл: Р. Садыйков аркасына ятты hәм өч хөкемдарның да уртак фикере нигезендә кисәтү алды. Бу моментта тавышны көчәйтү аппаратурасы аша мин исәпнең кисәтүләр буенча 1:1 икәнен халыкка җиткерә алдым.

Бишенче гамәл: Өченче гамәлдәгекүренеш кабатланды, минем хисап буенча исәп Р. Садыйков файдасына 2:1 гә әйләнде, ә арбитр, үз вәкаләтләре чикләреннән узып, Ф. Фәйзуллинны җиңүчегә санап, аның кулын күтәрде. Бу хөкемдарлар бригадасының карары түгел, ә арбитрның башбаштаклыгы иде. Баш хөкемдар көрәшне дәвам итәргә боерды. Аны икенче видеоязмада күзәтергә була.

Алтынчы гамәл: Без яңадан өченче hәм бишенче гамәлләрнең кабатлануын күрәбез. Минем хисап нигезендә исәп кисәтуләр буенча Р. Садыйков файдасына 3:1 гә әйләнде, мин шул турыда hәм бу очрашуда Р. Садыйковның җиңүе турында игълан иттем hәм  кагыйдәләрнең югарыда китерелгән VI.5.10  матдәсе нигезендә очрашуны туктаттым. Арбитр яңадан үз вазыйфасын үтәмәде, тамашачыларга хөкемдарлар бригадасының карарын күрсәтеп, Р. Садыйковның кулын күтәрмәде.  

Әлеге очрашуның хөкемдарлык итү өчен бернинди дә авырлыгы юк. Шушы кагыйдәләр нигезендә көрәшеп, 2013 елгы Казан универсиадасында Татарстаннан 5 егет халыкара класслы спортчы исемен, ә аларның остазлары Рәсәйнең атказанган тренеры исемнәрен яулады.  Безнең шушы кагыйдәләр буенча алып барылган көрәшебез Универсиада тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Аннан соңгы бик күп халыкара ярышларда hәм Рәсәй чемпионатларында призларның зур купчелеген Татарстан көрәшчеләре яулады. Ул ярышларны оештыруда Татарстанның бик күп хөкемдарлары катнашты, алар бик матур хөкемдарлык иттеләр. Ә әлеге очрашуның нәтиҗәләре белән килешмичә, нинди кагыйдәләр соң бу дип, тавыш кубарып йөрүче Раиль Нургалиев хак түгел, ул шушы кагыйдәләр буенча Универсиадага сайлап алу ярышларында катнашып, Рәсәй жыелмасы составына уза алмаган иде инде. Укырга, өйрәнергә кирәк. 

К списку новостей