“Көрәш” белән Ермак юлыннан

Anons picture

14-15 сентябрь көннәрендә Кемерово шәhәрендә татарча корәш буенча ир-егетләр hәм яшьләр арасында “Себер Кубогы” дип аталган шәхси турнир уздырылды. Ярышны Россиянең милли спорт “Көрәш”е федерациясе,  Кемерово өлкәсенең яшьләр политикасы hәм спорт департаменты, Кемерово өлкәсенең аз санлы халыкларның мәдәниятен саклау hәм милли спорт төрләре федерациясе hәм Березовский шәhәренең “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Турнирда Кемерово, Томск hәм Новосибирск өлкәләреннән, Татарстан, Тыва hәм Хакасия республикаларыннан килгән йөздән артык спортчы катнашты. “Себер Кубогы” татарча көрәш буенча Көнбатыш Себернең көньягында үткәрелгән беренче бәйге булды. Ә Хакасия көрәшчеләренең татар көрәше буенча моңарчы бер генә ярышта да катнашканнары булмаган.

Билгеле булганча, Себерне рус патшалыгына Ермак атлы Идел атаманы яулап биргән. Ермакның нәселе турында төрле фикерләр бар, әмма аның төрки халык вәкиле турындагысы иң дәлиллеләрдән санала. Кемерово өлкәсендә өч төп халык яши: татарлар - 50 мең, шорлар (“тимерче татарлар”) – 14 мең hәм телеутлар – 3 меңләп чамасы. Хакасиялеләр бәйгегә 800 ләп километр юл үтеп килгәннәр. Хакасларның гомуми саны 80 меңләп икән. Аларны “Енисей татарлары” дип йөртәләр. “Кемерово”, “Енисей” атамалары төрки тел диалектларынннан калган, татарча әйткәндә, “Күмерле кала” hәм “Әни су” булу икән алар.

Хакасларның милли спорт көрәше “Күрес” татар көрәшенә бик охшаган. Алар сөлгене бәйләп кенә көрәшәләр, бездән төп аермалы яклары – аяк чалу рөхсәт ителә. Хакасиялеләр безнең көрәштә үзләрен бик иркен хис иттеләр, алардан барлыгы ундүрт көрәшче килгән булса, шуларның унысы призлы урыннарны яулады.

Көрәш очрашулары бик кискен hәм матур узды, бер генә җитди травма да булмады. Ярыш карарга килгән себерлеләр темпераментлы, көндәшне келәмнән күтәреп кенә башкарыла торган, гомумән чиста алымнардан гына торган татар көрәшен шаккатып тамаша кылдылар. Кемерово шәhәренең ирекле көрәш буенча атаклы остазы Владимир Иванович Вахтель күптән түгел дзюдо буенча Себер Федераль округы беренчелегендә булып кайткан. Аның фикеренчә, олимпия төре булган дзюдо көрәше үзенең кызыклыгы белән тамашачыларны җәлеп итү ягыннан татарча көрәштән шактый калыша икән.

Мин японнарның үз көрәш төрләрен – каратэ, дзюдо, сумо, ушу hәм башкаларны – дөньяга таныту буенча бик күп эш башкарганнарына исем китеп, ак көнләү белән көнли идем. Алар үз хисапларына төрле илләргә инструкторлар, остазлар җибәрәләр, дөньяның төрле почмакларында турнирлар, беренчелекләр үткәрәләр, көрәшләренә багышланган фильмнар төшерәләр. Әле кайчан гына татар көрәшенең дөнья аренасына чыгу мөмкинлеген хәтта кайбер татарча көрәш “белгечләре” дә шик астына куя иде. Әмма ХХI йөз башында көрәшебез алга таба көчле ыргым ясады. Марат Готоф улы Әтмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасының татар-башкорт спорт көрәше федерациясе ТР спорт министрлыгы белән берлектә татарча көрәш белән шөгыльләнүчеләр hәм бәйгеләрдә катнашучылар санын рекордлы дәрәҗәләргә җиткерде, район үзәкләренә, авылларга көрәш келәмнәре өләшенде, көрәш маникеннары бүлеп бирелде. Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов җитәкләгән Рәсәйнең милли спорт көрәше федерациясе hәм Халыкара билбаулы “Көрәш” ассоцияциясе Рәсәйнең төрле почмакларында 50 дән артык төбәк hәм дөньяның дүрт континентында урнашкан 30 дан артык  иле белән эшлекле бәйләнешләр урнаштырды һәм “Көрәш” федерацияләре оештырды. Рәсәйнең төрле почмакларында татарча көрәш турнирлары, беренчелекләр, чемпионатлар уздырыла, континентлар беренчелекләре, дөнья чемпионатлары үткәрелә. Җир шарының төрле почмакларында татарча көрәшне таный башладылар, аның белән ныклап шөгыльләнәләр, бәйгеләрендә катнашалар. Татарча көрәш төрле төрки халыкларның билбаулы көрәшләрен үз тирәсенә туплап, ныклы адымнар белән алга бара. Безнең көрәшебезне, милләтебезне, Казаныбызны, Татарстаныбызны, җитәкчеләребезне хөрмәт итәләр.

Турнир дәвамында безгә Кемерово җирлегендә яшәп ятучы милләттәшләребез белән иңгә-иң торып эшләргә туры килде. Алар, милләт, тел, дин дип, янып-көеп йөриләр, милли спорт көрәшебез ярышының үз шәhәрләрендә үткәрелүенә чын күңелләреннән сөенәләр. Шундыйларның берсе – җиде ел элек Үзбәкстаннан күчеп кайткан, Кемероводан 20 км ераклыкта урнашкан Березовский шәhәрендә “Дуслык” татар мәдәнияте үзәген оештырган, “Себер Кубогы” турнирын оештыруда Кемерово ягыннан башлап йөргән Лилия Ренат кызы Фетисова, ярышларның баш спонсоры “Кузбассптицепром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе, экономика фәннәре кандидаты Марат Ильдус улы Кәлимуллин, Кемерово өлкәсе мөфтие Таhир Әхмәдулла улы Бикчәнтаев, Кемерово өлкә катастрофалар медицина үзәген төзегән профессор, Рәсәйнең атказанган табибы Ильгиз Кадыйр улы Галеев hәм башкалар.

Көрәшчеләрнең матур алымнарын карап җанатып утыручы тамашачыларга күз салгач, ирексездән, беренче рәттә утыручы, башына түбәтәй кигән, ике култык таягына таянып, авырлык белән генә йөрүче бер егеткә ихтибар иттем hәм аның белән якыннанрак танышырга уйладым. Егет 23 яшьлек Рөстәм Наиль улы Салихов булып чыкты. Эти-энисе белән Томск өлкәсенең Телегут исемле рус авылында яши, Томскта Экономик-юридик гуманитар академиядә укый икән. Татарчаны яхшы белә. Рөстәм тумыштан балалар церебраль параличы белән интегә икән, беренче группа инвалид. Ул, ярышларны карарга дип, автобуска утырып 230 км ераклыктан үзе килгән.

Рөстәм, “әлхәмделилла”, дип сөенеп,  көрәшне башыннан ахырына кадәр карап утырды. Ул рухи яктан шулкадәр нык, горур кеше ки, бәйге ахырында җиңүчеләрне бүләкләгәндә торып басып, бер култык таягын идәнгә ташлап торып, бер кулының уч төбе hәм икенче кулының арты белән алкышлап, көрәшчеләргә ихтирамын белдерде, үзенең югары мәдәниятле шәхес икәнен күрсәтте. Менә шундый җанатарлар булганда милли көрәшебезне, мәдәниятебезне чит регионнарда да үстерүнең никадәр мөhим, саваплы эш икәнлеген бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың.

Язмабызның азагында татарча көрәш буенча “Себер Кубогы” турнирында җиңүчеләрне дә күрсәтеп китәсе килә. Менә алар: яшьләр арасында – 50 кг үлчәү категориясендә Кемерово өлкәсеннән Токоеков Амир,  60 килограммда  -  Хакасиядән Туниеков Дмитрий, 70 килограммда  -  Татарстаннан Ахметзянов Алмаз, 80 килограммда  - Томск өлкәсеннән Седов Алексей, авыр үлчәүдә - Кемероводан Кривцов Павел, ир-егетләр арасында – 65 килограммда – Татарстаннан Саматов Рамис, 75 килограммда – Хакасиядән Челтыгмашев Александр, 85 hәм 100 килограммнарда – Татарстаннан Хайдаров Каюм hәм Адиятуллин Дамир, авыр үлчәүдә - Тывадан Соян Сонам. Үзләренең матур көрәш алымнары, җиңүгә булган ихтыяр көче белән алар көрәшкә сусаган тамашачылар ихтирамының иң олысын казандылар. Без дә аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Шулай ук барлык катнашучыларга, остазлар hәм оештыручы хуҗаларга зур рәхмәт белдерәсе килә.

 

Ярышларның хөкемдары, Татарстанның атказанган тренеры Марсил Кадыйров.

All news